ТАТАР ФОЛЬКЛОРЫ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БАГЛАНЫШЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН

Л.Ф.ҖАМАЛИЕВА
филология фәннәре кандидаты, доцент

Ә.Р.МОТЫЙГУЛЛИНА
филология фәннәре кандидаты, доцент

Казанский федеральный университет

Казан/Татарстан/Россия

Татар фольклористикасының әдәбият белән тыгыз бәйләнештә торуын комплекслы тикшерү, фәнни өйрәнүне таләп итә торган зур бер өлкә булып тора. Чөнки, халык авыз иҗаты, милли халыклар мәдәниятенең классик мирасын үзләштерүдә һәм гамәли мәсьәләләрне чишүдә актив катнаша. Төрле халык ышанулары, йолалар, гореф-гадәтләр, әйтемнәр, мәкальләр, бәетләр, тылсымлы әкиятләр традицион мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып торалар һәм алар, әлбәттә инде, әдәби әсәрләр эченә дә үтеп кермичә кала алмыйлар. Хәзерге көн шартларында фольклорны өйрәнү бик актуаль, чөнки фольклор милли мәдәниятләрне тергезүдә, үсеш-үзгәрешендә һәм үзара баетуында катнаша, аның интенсификациясенә булышчылык итә. Шулай ук, фольклор, жанрның тарихи асылын ачып, әдәби әсәрләрне аныклауда да әһәмияткә ия. Шул нигездә, үткәндәге мәдәни мирасның иң яхшы үрнәкләрен үзләштерүгә һәм сайлап алуга ярдәм итә. Шунысы мәгълүм, җәмгыять билгеле бер чорда, үзен мифларда, легендаларда, әкиятләрдә, сәнгатьтә, фольклорда һәм әдәбиятта чагылдыра. Татар әдәбиятында фольклор традицияләре мәсьәләсе ул – әдәбият белән халык авыз иҗаты арасындагы үзара мөнәсәбәтләр проблемасының нигез өлеше.

Үткәндәге материал өстендә эшләү дәвамында, галимнәр фольклор һәм әдәбиятны аерым карыйлар, әмма вакыт үтү белән, Х.Ярми сүзләренчә, «фольклор һәм әдәбиятның берлеге турында сүз алып барырга була». Элегрәк, тикшеренүчеләр тарафыннан, фольклорны әдәбияттан аерып карауда әһәмиятле билге булган традициягә мөнәсәбәтле сорау туа. Г.Тукай болай дип искәртә: «…поэтик традициядән башка, әдәбиятның үсеш-үзгәреше мөмкин түгел»[1:180].

Чыннан да, татар халык иҗаты әсәрләренең язма әдәбиятка тәэсире әйтеп бетергесез зур. Безнең әдәбиятыбыз да, башка бик күп халыклар әдәбияты кебек үк, гасырлар дәвамында фольклор традицияләре белән тыгыз бәйләнештә үсеш кичергән. Әмма халык иҗаты һәм әдәбиятның үзара багланышларын өйрәнгәнче, башта аерым бер халыкның авыз иҗатын тиешле дәрәҗәдә тикшерү зарур.

Татар халык авыз иҗатын өйрәнүнең зур тарихы бар. «Татар фольклористикасының фән буларак тулысынча оешуы бөек мәгърифәтче, энциклопедист-галим Каюм Насыйри (1825-1902) эшчәнлеге белән бәйләнгән. ХХ гасыр башына татар фольклор фәне шактый зур тәҗрибә туплаган, гуманитар фәннәрнең тулысынча формалашкан бер юнәлеше буларак килеп җитә. Табигый ки, бу фәннең алга таба үсешендә бөек әдипләр Габдулла Тукай (1986-1913), Галимҗан Ибраһимов (1887-1938), Фатих Әмирхан (1886-1926), шул чорда ук киң танылган галимнәрдән әдәбиятчы һәм фольклорчы-теоретик Гали Рәхим (1892-1943), Хуҗа Бәдигый (1887-1940), Фазыл Туйкин (1887-1938) һәм соңыннан олы галим, шагыйрь һәм драматург булып танылган Нәкый Исәнбәт (1899-1992) исемнәре дә зур роль уйный [2:81].

Татар фольклористикасы тарихының икенче өлеше 1939 нчы елда Казанда Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты ачылу белән бәйле. Шул ук елны Габделхәмит Ярмөхәммәтов (Хәмит Ярми) биредә Фольклор секторы оештыра һәм аның мөдире булып эшли башлый. Аның җитәкчелегендә Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә фольклор экспедицияләре оештырыла башлый. Фольклор җыентыклары чыгарыла. Татар халык авыз иҗаты жанрлары фәнни өйрәнелә башлый. Татар халык иҗаты антологиясе төзелә. Нәкъ менә шушы чорларда, инде халык иҗаты жанрларын өйрәнү белән бергә, фольклорның әдәбият белән бәйләнеше мәсъәләләрен өйрәнү ихтыяҗы да барлыкка килә. Бу эшкә Хәмит Ярминең шәкертләре алына. Бу хакта соңрак.

Гомумән, татар әдәбиятында фольклор традицияләре мәсьәләсе ХIХ гасыр ахыры ХХ гасыр башында С.Кукляшев, Х.Фәизханов, К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан кебек татар галимнәре һәм әдипләрнең игътибар үзәгендә була. Мәсәлән, Габдулла Тукайның 1910 нчы елның 15 апрелендә Шәрык клубында укылган «Халык әдәбияты» исеме астында билгеле булган, бүгенге көн фольклорчылары өчен дә җитди чыганак булып саналучы хезмәтендә, автор, халык җырларының язма әдәбиятка нигез булуы турында әһәмиятле фикерләр әйтә: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Русларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълид итеп, бертөрле искусственныя (күплекнең иске формасы) песни, ягъни сонгый җырлар яздылар. Болай халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр… Халык җырларына билгомум тәкълид ителгәне (гомумән иярелгәне) язылды инде, ә шигырьләремездән халык җырларына тәкълид итүчеләр булдымы? Бу сөальгә дә: «Булды», – дип җавап бирергә тугъры килә. Безнең шагыйрьләремез дә мәйданга сонгый җыр дип әйткән шигырьләр китерделәр. Әмма муаффәкыятьле чыктымы-юкмы, ансы тәнкыйтьчеләр нәзарына (карамагына) калдырыла» – дип, Г.Тукай М.Укмасый шигыреннән мисал китерә [2:178 ]. йөз башының күренекле әдибе Г.Ибраһимов та, үзенең «Халык мосаннафәте» хезмәтендә халык иҗатының әдәбият белән бәйләнеше мәсьәләсенә кагылып, рус әдипләренең үз әсәрләрендә халык авыз иҗаты мөмкинлекләреннән файдалануларына игътибар итә: «Пушкин шул җен, пәри, су анасы вә шүрәле кебек мәүһүмат (хыялый, фантастик затлар) хакындагы гавам әкиятләрен вә халыкның башка кыйссаларын (хикәя, хикәят, сөйләкләрен) үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре белән тасвир иткән. Кольцов, Некрасов, Достоевский, Толстой вә Никитиннар дә боларга бик сөеп карыйлар; әсәрләрендә йә нәсер вә йә шигырь белән шуларны биззат (турыдан-туры) язалар; назыйрә вә тәкълидләр вөҗүдә китерәләр. Рәссамнарның шул халык әкиятендә булган баһадир вә гаҗаиб адәмнәре хакында гүзәл тәрсимнәре (рәсемнәре) дә очраштыргалый. … Бу турында һәркемнән артык мәшһүр шагыйребез Тукаевка бурычлыбыз. Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавам әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куйды. Мәсәлән: аның күптән чыккан «Шүрәлесе», Мәктәп мөкяфәтендәге («Мәктәп бүләге» сериясендәге китаплар мәгънәсендә) «Су анасы» буның иң гүзәл нәмүнәләреннәндер. Тукаевның бу шигырьләре шулкадәр ачык вә табигый чыккан ки, чи гавамның авазыннан да шулкадәр генә чыгар иде». Шул ук вакытта Г.Ибраһимов, фольклор әсәрләре җыюның һәм саклауның мөһимлеген искәртеп, болай ди: «әдәбият чын, тормышчан, халыкчан булсын өчен, алар, һичшиксез, кирәк» [3:27]. Әдипләребезнең фольклор һәм әдәбият багланышларына караган фикерләре әлеге мәкаләләрендә генә чагылыш табып калмый. Алар әдәби иҗатта да фольклор мөмкинлекләреннән бик уңышлы файдаланалар. Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», «Казакъ кызы», «Алмачуар» һ.б. әсәрләре моның ачык мисалы.

Фольклор һәм әдәбият багланышлары мәсьәләсе Гали Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» хезмәтендә дә күтәрелә.

Узган гасырның 1920-40 нчы елларында Ф.Габдрахманов, Г.Халит, Г.Газиз, Г.Толымбай, Х.Ярми һ.б. бу юнәлештә мәкаләләре басыла. Алар барысы да нигездә Г.Тукай иҗатының фольклор белән бәйләнешен ачыклауга багышлана. Идеологик сәбәпләр аркасында, 30 нчы еллардан 50-60 нчы елларга кадәр, әдәбият һәм фольклор арасында бәйләнешләрне өйрәнү буенча алга китеш булмый. Әмма нәкъ шушы чорда татар фольклористикасында җиң сызганып эшләүче галим, фольклор секторы мөдире Х.Ярми үз фәненең киләчәге турында кайгыртып, үзеннән соң лаеклы алмаш калдыру хәстәренә керешә. 60 нчы елларда аның җитәкчелегендә биш аспирант – И.Надиров, Э.Касыймов, Ф.Әхмәтова, Т.Галиуллин, Ф.Урманчеевлар кандидатлык диссертацияләре яклыйлар. Шуларның өчесе турыдан-туры фольклор һәм әдәбият багланышлары мәсьәләләре белән бәйле. 1959 нчы елда Илбарис Надиров «Бөек Ватан сугышы чорында татар халкының поэтик иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Диссертациянең беренче ике бүлеге җыр жанрына багышлана. Беренчесендә Бөек Ватан сугышы чорында татар халкының җыр иҗаты тикшерелсә, икенче бүлек сугыш чорында татар шагыйрьләренең һәм композиторларының халыклашкан җырлары өйрәнелә. 1968 нче елда Флора Әхмәтова рус телендә «Фольклор и современная татарская проза» дигән темага диссертация яклый. Хезмәтнең беренче бүлегендә татар прозасында халык җырлары һәм бәетләренең идея-художество вазифасы өйрәнелә. Икенче бүлектә прозада мәкаль һәм әйтемнәрне куллану формалары тикшерелә. Өченче бүлек матур әдәбиятта фольклорның эпик жанрлары традицияләре чагылышы һәм үсешен өйрәнүгә багышлана. Шул ук елны Тәлгат Галиулин «Хәзерге заман татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага диссертация яклый. Әлеге бик җитди хезмәт 40-60 нчы еллар поэзиясенең халык иҗаты белән багланышын өйрәнүгә багышлана. 1968 нче ел татар фольклористикасы өчен бик уңышлы ел була. Бу елны Х.Ярминең тагын бер аспиранты – Фатих Урманчеев тарафыннан якланган диссертация «Пути развития жанров татарского советского народно-поэтического творчества» дип атала. Рус телендә язылган зур күләмле бу хезмәтнең беренче бүлегендә татар халык прозасы традицияләре мәсьәләләре карала. Икенче бүлектә бәетләрнең шул чордагы язмышы өйрәнелә. Хезмәттә совет чоры халык җырларының жанр төрлелеге үсешен өйрәнүгә дә махсус бүлек багышлана. Фатих Урманченың фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге күпкырлы. «Халык авазы: Татар халык бәетләре тарихыннан очерклар», «Эпические сказания татарского народа», «Героический эпос татарского народа», «По следам Белого волка:ранние этнокультурные связи тюрко-татарского народа», «Народный эпос «Идегей»» , «Лиро-эпос татар Среднего Поволжья» һ.б. монографияләр шул хакта сөйли. Галим фольклорның аерым жанрларын гына өйрәнеп калмый, фольклор һәм әдәбият, мифология һәм әдәбият багланышларын тикшерү юнәлешендә дә зур эш башкара. «Татар фольклористикасында Фатих Урманче мәктәбе» дигәндә, һичшиксез бу юнәлеш тә игътибар үзәгендә булырга тиеш. «Дастаннарга лаек замана. Борынгы фольклор һәм хәзерге шигърият», «Волшебный клубок. Муса Джалиль и народное творчество», «Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш», «Роберт Миңнуллин: шигъри осталык серләре» монографияләре һәм күпсанлы мәкаләләр моңа мисал булып тора. Хезмәтләрнең исемнәреннән күренгәнчә, алар аерым бер әдипнең иҗатын фольклор һәм мифология белән бәйләнештә тикшерүгә юнәлтелгән. Бу галимнән фольклор һәм әдәбият тарихы, жанр, авторның иҗат үзенчәлекләре хакында тирән белем таләп итә торган бик зур хезмәт. Ф.Урманче үз хезмәтләрендә фольклор һәм әдәбият багланышлары мәсьәләсе буенча алтмышынчы елларда булган күтәрелешнең соңгы елларда онытыла баруы өчен ачына, хәзерге әдәбиятның халык иҗаты белән бәйләнеше хакында язучы, шагыйрь, драматург журналистларның күпчелеге фольклорның табигатен, андагы сюжет кору закончалыкларын, бик борынгыдан килгән һәм безгә аңлашылып та җитмәгән шигъри үзенчәлекләрне белмәүләре өчен борчыла. Чөнки моның өчен дистәләгән еллар буе халык иҗатын, шул иҗат белән турыдан-туры бәйләнгән бик борынгы тарих, мифология, гореф-гадәтләр, караш-ышанулар белән нисбәтле бик күп чыганакларда казынырга кирәк.

Галим халык иҗаты һәм әдәбият багланышларын икенче һәм җиңел юл белән – язма әдәбият әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәр, такмак-такмаза, җыр-бәетләр яисә аларның төсмерләре, кисәкчәләрен «чүпләп алып» шул нигездә өйрәнүгә дә игътибар итә. Ул мәсьәләне болай өйрәнүне инкарь итми, әмма бу – әлеге катлаулы проблеманы өйрәнүнең беренче этабы, шактый җиңел һәм примитив юлы дип саный. Чын мәгънәсендә фәнни эзләнүләрдә бу юл белән генә чикләнеп булмавын ассызыклый [4: 10]. Бу юнәлештә соңгы елларда безнең тарафтан да аерым язучылар иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнүгә багышланган берничә фәнни мәкалә басылды [5]. Әлеге тәҗрибә, чыннан да мәсьәләнең җитди һәм катлаулы булуын аңларга мөмкинлек бирде.

Чыннан да, кешелек тарихының тәүге чорларында шигъри әсәрләр башта телдән иҗат ителеп, гасырлар, еллар дәвамында халык күңелендә саклана. Димәк, әдәбият, әдәби осталык барыннна да элек халык иҗаты әсәре рәвешендә формалаша һәм берничә дистә мең ел буена халык телендә генә йөри. Әдәбиятның барлык сыйфатлары барыннан да элек халык иҗатында формалаша. «Борынгы Шәрык чыганаклары күрсәтүенчә, язма поэзиянең иң борынгы һәм тәүге үрнәкләре – ташка күчерелгән мифологик хикәятләр, төрле изге йолалар һәм тантаналы вакыйгалар белән бәйләнгән ритуаль гимннар, мәкаль-әйтемнәр, дастани-эпик формулалар, алла-алиһәләрнең, эпик каһарман дәрәҗәсенә күтәрелән патша-фиргавеннәрнең, сугышчан яугирләрнең батырлыкларын җырлауга багышланган дастаннар, тарихи риваятьләр һәм легендалар һәм, ниһаять, бихисап дини догалар» [4: 10]. Шуңа күрә дә, халык иҗаты белән турыдан-туры бәйләнеш, чыннан да матур әдәбиятның тәүге, иң борынгы һәм безнең көннәргә кадәр уңышлы дәвам итеп килгән бердәнбер һәм тотрыклы сыйфаты. Шул сәбәпле, татар халык иҗаты һәм әдәбияты багланышларын өйрәнү бүгенге фольклористиканың актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *